ru24.pro
World News
Июль
2024

Татарстан халкының 64 проценты спорт һәм физкультура белән системалы рәвештә шөгыльләнә

0

Татарстан халкының 64 процентка якыны физкультура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнә. 2030 елга әлеге күрсәткечне 75 процентка кадәр арттыру планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов сөйләде.

«Россия буенча максат – физкультура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүчеләр күрсәткечен 2030 елга 70 процентка кадәр җиткерү. Бу күрсәткеч буенча Татарстан илдәге иң беренче төбәкләрнең берсе булып санала. Безнең бурыч – илдәге гомуми күрсәткечне тәэмин итү өчен Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак санга ирешү», – дип сөйләде министр урынбасары.

Алмаз Хөсәенов сүзләренчә, соңгы биш елда республикада физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр елына 3 – 5 процентка арткан. «Әмма бу спорт объектлары барлыкка килүгә генә бәйле түгел. Бу муниципалитетларда спорт комитетларының бик зур эше, спорт чаралары уздыру, халык белән эшләү нәтиҗәсе», – диде ул.