«Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе ачыла
19 июльдә 16:00 сәгатьтә «Хәзинә» Татарстан Республикасы Милли сәнгать галереясендә «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе ачыла. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Экспозиция темасы гаилә, нәсел һәм татарларның туй йолаларына багышлана. Күргәзмәнең идеясе – XIX–XX гасыр чигендәге татар гаиләләренең атмосферасы һәм мохитен, татарларның туй йолаларын күрсәтү, шулай ук узганны, бүгенгене һәм киләчәкне тоташтыручы гореф-гадәтләрне табу тора.
Күргәзмә ачылышы тантанасына керү ирекле.
Чара Гаилә елы кысаларында уздырыла һәм «Мәдәният», «Демография» илкүләм проектлары максатларына һәм бурычларына туры килә.
«Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе ике өлештән тора. Беренче бүлектә туйга әзерләнү (димләү, ярәшү, бүләкләр бирешү, бирнә әзерләү) үзенчәлекләре, ә икенче бүлектә тантана үзе («кыз елату» йоласы, никах уку, туй табыны) күрсәтелә.
Күргәзмә экспозициясендә зәркән бизәнгечләре (чулпылар, яка каптырмасы, хәситә), күн мозаикасы үрнәкләре (читекләр, мендәрләр), республиканың Сынлы сәнгать музее җыелмасындагы алтын җепле чигешләр, Низами Ибраһимов тупланмасыннан XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы фотолары тәкъдим ителә.
Шулай ук XX гасыр башындагы традицион костюм үрнәкләре дә күрсәтеләчәк.
- «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе Гаилә елына багышлана һәм 2024 елның 15 сентябренә кадәр дәвам итә.