ru24.pro
World News
Июль
2024

Людмила Белоусова: «Туганайлар» газетасында эшләвем белән горурланам

0

«Татмедиа» каршындагы скверда керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы оештырган Медиа Питрау узды. Чарада керәшен артистлары, җырчылары, танылган кешеләр катнашты. Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова «Туганайлар» газетасына уңышлар теләде.

«Керәшеннәрнең Питрау бәйрәме бер атна буена бара. Аны «Питрау атнасы» диләр. Өченче ел Медиа Питрауга киләм. Мондый чаралар элек юк иде, бу яңа формат, заманча. Бик матур чара. Ул озын гомерле булсын, ел саен узып торсын. «Туганайлар» үссеннәр, зурайсыннар, шулай зурлансыннар. Мин бу газетада ун ел эшләгән кеше. Мин моның белән горурланам. «Туганайлар» өчен шатланам һәм аларга уңышлар телим. Һәр керәшен йортына «Туганайлар» килсен. Яшәсен «Туганайлар», яшәсен Медиа Питрау», – диде Людмила Белоусова.