ru24.pro
World News
Июль
2024

Түбән Кама һәм Чаллы урау юлын ел азагына кадәр төзеп бетерергә телиләр

0

Татарстанда Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлын төзүне агымдагы 2024 елның азагына кадәр тәмамларга җыеналар. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белдерде, дип хәбәр итә «РИА Новости».

«Ел азагына кадәр Чаллы урау юлын ачарбыз, дип өметләнәбез», — диде журналистларга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу составына 81 километр озынлыктагы дүрт полосалы автомобиль юлы, ун күпер, биш транспорт чишелеше, унбер юл үткәргеч һәм төрле дәрәҗәдәге биш киселеш керәчәк. Урап узу юлы 2023 елның 21 декабрендә РФ Президенты Владимир Путин эшләтеп җибәргән «Көнчыгыш» М12 трассасының бер өлеше булачак.

Мәскәү белән Казанны тоташтырган түләүле магистраль Екатеринбургка кадәр дәвам итәчәк. Аның төзелеше «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.