ru24.pro
World News
Июль
2024

Чүпрәле районыннан хәрби II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде

0

Татарстанның Чүпрәле районыннан хәрби Фәнис Хәйруллин II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Очрашу вакытында бүләкне хәрбигә район башлыгы Марат Гафаров тапшырды.

Муниципалитет җитәкчесе хәрбигә Россия мәнфәгатьләрен фидакарь яклавы өчен рәхмәт белдерде. Хәзерге вакытта Фәнис Хәйруллин өйдә, яраланганнан соң тернәкләнә, диделәр «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә.

Әлеге медаль белән бүләкләү хәрбинең казанышларын тану турында сөйли. II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале хәрби әзерлек һәм күнекмәдә, хәрби хезмәт һәм хәрби кизүдә, уку һәм маневрларда югары күрсәткечләр, шулай ук хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлык, фидакарьлек һәм башка уңай сыйфатлар өчен бирелә.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.