ru24.pro
World News
Июль
2024

Миңнеханов Истанбулда Төркиянең эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты

0

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Истанбулдагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Төркия Республикасының эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Төркия ягын Anadolu Group, «Корума», «Шишеджам», «Хаят», «Джошкуноз», «Колуман», Eks Plywood Kontrplak кебек зур холдингларның җитәкчеләре, шулай ук Төркиянең тышкы икътисади элемтәләр комитетының Төркия-Россия эшлекле советы, Төркия машина төзүчеләре ассоциациясе җитәкчеләре һәм Төркиянең Бөек милли җыены (парламент) депутаты Мостафа Варанг тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов, җыелганнарны сәламләп, икътисади элемтәләрне ныгыту һәм киңәйтү өчен партнерлар белән даими элемтәнең мөһим булуына басым ясады. «Татарстан безнең дәүләтләр арасында нәтиҗәле элемтә боҗрасы булырга омтыла», - дип ассызыклады ул.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Узган ел безнең товар әйләнеше якынча 2,9 миллиард долларны тәшкил итте, 2,5 тапкырга диярлек искиткеч үсеш күрсәтте. Бүген безнең очрашуда вәкилләре катнашкан Төркия компанияләре республикага якынча 2 миллиард доллар инвестицияләде», - диде ТР Рәисе.

Миңнеханов шулай ук әлеге компанияләрнең җитәкчеләренә ышанычлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, республика алга таба да аларга һәрнәрсәдә теләктәшлек белдерәчәк, дип ышандырды.

Моннан тыш, әңгәмә барышында яклар Татарстанда Төркия катнашында гамәлгә ашырыла торган проектлар, шулай ук хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында фикер алышты.