ru24.pro
World News
Июль
2024

Кукмарадагы XX гасыр башы мәчетен мәдәни мирас объекты итеп танырга телиләр

0

Татарстанның Кукмара районы Түбән Үрәс авылының 1907 елда төзелгән беренче җәмигъ мәчетен төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты итеп танырга җыеналар. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының боерыгы проекты 19 июльгә кадәр коррупциягә каршы экспертиза уза.

Мәчет авыл читендә, ачык биек участокта, Ушман елгасы ярлары буенда Мәктәп урамы төзелешенә почмак астында урнашкан. Кыргый бут ташыннан салынган бина түбә уртасында манаралы заллы мәчет тибына карый.

Мәчет ике өлештән тора: намаз залы һәм вестибюль. Фасадларда бу бүленеш почмаклы һәм стена буйлы пилястралар белән билгеләнгән. Алты яклы оригиналь агач манара, элек керү урынына терәп төзелгән булган агач кәҗәнкә кебек үк, югалган. Михрабның аркалы уемының гипс рамкасы да юк булган.

ТР Мөселманнары диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, совет чорында мәчет бинасы клубка әйләндерелә, клуб бинада 1991 елга кадәр урнаша. 1994-1996 елларда авыл халкы мәчетнең түбәсен алыштыра һәм җимерелгән манара урынына яңасын куя. 2022 елда бина ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелә. Шул ук елда мәчеттә 90 ел эчендә беренче намаз укыла.