ru24.pro
World News
Июль
2024

Иркутск өлкәсе Кулиш авылының этнография музеенда «Гөлчирә» китап күргәзмәсе уздырылды

0

12 июльдә Иркутск өлкәсе Кулиш авылының этнография музеенда искиткеч педагог һәм талантлы язучы Хаерниса Исаевна Сафинаның туган көненә багышланган «Гөлчирә» китап күргәзмәсе уздырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хаерниса Исаевна Сафина – авылның беренче укытучыларының берсе. Хаерниса Сафина 1913 елның 12 июлендә Нижнеудинск шәһәрендә туган. Башта ул татар мәктәбендә укый, аннары, бу мәктәп бинасы янгач, рус мәктәбенә күчә. 15 яшендә Хаерниса ФЗОга керергә тели, ләкин күзләре начар күрә. Тимер юлда эшли башлый, паровозларны чистарта. Кичке мәктәптә укый. Шул вакытта аңа мәктәптә укытучы булып эшләргә тәкъдим итәләр. Хаерниса Исаевна 16 яшендә Кулиш авылында укытучы булып эшли башлый, диелә хәбәрдә.