Сергач Сабан туе батырына ат бүләк итәчәкләр
13 июльдә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Кучкай Пожары авылында II Сергач округ Сабан туе узачак. Бу хакта «Туган як» газетасы редакциясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Үзенең 55 яшьлек юбилее уңаеннан, крестьян-фермер хуҗалыгының уңышлы җитәкчесе һәм Сергач округы меценаты Фаил Арифуллин округ Сабан туеның абсолют чемпионына – ат, әлеге үлчәү категориясендәге призерларга исә акчалата бүләк тапшырачак, диелә хәбәрдә.