ru24.pro
World News
Июль
2024

Теләче башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илткән

0

Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов махсус хәрби операциясе зонасына барган. Анда ул гуманитар ярдәм тапшырган. Бу хакта район башлыгы телеграм-каналында яза.

«Өлешчә мобилизация кысаларында хезмәттә булган якташларыбызга гуманитар ярдәмне илтеп тапшырдык. Егетләр Теләче районы халкына олы рәхмәтен җиткерде. Алга таба да булышсак иде, егетләребез исән-имин якыннары янына, Җиңү белән әйләнеп кайтсын. Без аларны көтәбез!» – дип язган Нәҗип Хаҗипов.