ru24.pro
World News
Июль
2024

Татарстан Фәннәр академиясендә 24 галимгә профессор исеме бирелде

0

Татарстанның 24 галименә ТР Фәннәр академиясе профессоры исеме бирелде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев яза.

«Быел әлеге фәнни исем беренче тапкыр кертелде. Бу яшь кадрларны әзерләүгә юнәлдерелгән адым. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов килгәч, моңа күбрәк игътибар бирелә башлады», - диде Казан милли тикшеренү технология университетының Авиация институты профессоры Зиннур Гыйззәтуллин.

Гыйззәтуллин механика һәм машина төзелеше юнәлеше буенча тәкъдим ителгән. 2002 елдан алып барган барлык фәнни эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, профессорга ТР Фәннәр академиясе профессоры мактаулы исемен бирү турында карар кабул ителде. Гыйззәтуллин белән беррәттән яңа статуска түбәндәгеләр лаек булды:

  • Казан Дәүләт медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире Диана Габделганиева;
  • Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Кама фәнни үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Алексей Арзамазов;
  • Түбән Кама химия-технология институты директоры Илдар Әхмәтов;
  • Казан Дәүләт медицина университетының картаю һәм озын гомер генетикасы лабораториясе мөдире Илдус Әхмәтов;
  • Казан Дәүләт энергетика университетының үсеш һәм инновацияләр буенча проректоры Ирина Әхмәтова;
  • Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге баш фәнни хезмәткәре Лилия Габдрафикова;
  • Александр Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтының Аркадий Пудовик исемендәге элемент-органик синтез лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Әлмир Газизов;
  • Казан милли тикшеренү технология университетының Авиация институты техник физика кафедрасы мөдире Алмаз Гайсин;
  • ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләйлә Дәүләтшина;
  • «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты ректоры Александр Дьяконов;
  • Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының төзелештә мәгълүмат системалары һәм технологияләре кафедрасы мөдире Арслан Җиһаншин;
  • Александр Бутлеров исемендәге Химия институтының аналитик химия кафедрасы доценты Гүзәл Зыятдинова;
  • Механизация һәм техник сервис институтының машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасы профессоры Марат Кәлимуллин;
  • Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең укыту һәм тәрбия эше буенча проректоры Данил Мингалиев;
  • Казан Дәүләт медицина университетының гистология, цитология һәм эмбриология кафедрасы доценты Яна Мөхәммәтшина;
  • Казан Дәүләт медицина университетының нормаль физиология кафедрасы мөдире Марат Мөхәммәдьяров;
  • Казан дәүләт аграр университетының фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Рөстәм Низамов;
  • Казан милли тикшеренү технология университетының Авиация институты гомуми физика кафедрасы доценты Алмаз Сәйфетдинов;
  • Казан милли тикшеренү технология университетының архитектура һәм агачтан эшләнмәләр дизайны кафедрасы мөдире Руслан Сафин;
  • КФУның Николай Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтының баш фәнни хезмәткәре Марат Фәйзрахманов;
  • Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең терлекчелек технологиясе һәм зоогигиена кафедрасы мөдире Рамил Фәйзрахманов;
  • Александр Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтының физик-химик анализ лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айрат Хәмәтгалимов;
  • ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Олег Хисамов.

«Татарстан Фәннәр академиясе профессоры» исеме гамәлдәге әгъза-корреспондент яки академик булмаган фәнни эшлеклеләргә өч елга бирелә. Әлеге вакыт тәмамлангач, галим тагын бер тапкыр тәкъдим ителә ала.

Моннан тыш, ТР Фәннәр академиясе профессоры әгъза-корреспондент, академик исемен алганда яки 50 яшен тутыргач статусыннан мәхрүм ителә.

Мактаулы исемне бирү тантанасы Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президиумы утырышы кысаларында узды.