ru24.pro
World News
Июль
2024

Илдус Мостюков вафат булу сәбәпле, Михаил Мишустин кайгы уртаклашты

0

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Илдус Мостюковның вафаты сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашты. Кайгы уртаклашу сүзләрен хушлашу мәрасимендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев укыды.

«Күренекле галим, конструктор, махсус һәм хәрби техниканың уникаль үрнәкләрен ясаучы. Ул илнең радиоэлектроника тармагы үсеше һәм илнең оборона сәләтен тәэмин итү өчен бик күпне эшләде», – диелә Михаил Мишустинның кайгы уртаклашу сүзләрендә.

Илдус Мостюков озак еллар Казанның Радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институтын җитәкләде. Аның эшләнмәләре чит ил аналогларыннан өстенрәк булган бердәм радиолокацион ачыклауның дәүләт гомуми гаскәр системасы нигезен тәшкил итә. Әмма фәнни казанышлардан тыш, Мостюков шулай ук җәмәгать эшлеклесе буларак та билгеле.

«Ул һәрвакыт үз позициясен дәлилләп яклый белде, яшьләр белән актив эш алып барды. Ул чын патриот, аның өчен батырлык һәм намус һәрвакыт өстен иде. Илдус Мостюков какшамас абруйга ия булды. Без аны легендар галим, талантлы һәм үзенчәлекле шәхес буларак мәңге истә тотарбыз», – дигән Михаил Мишустин.

Хушлашу мәрасиме бүген, иртән сәгать тугызда булды. Социалистик хезмәт герое, академик һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Мостюков Арча зиратының Геройлар аллеясендә җирләнде.