ru24.pro
World News
Июль
2024

Рөстәм Миңнеханов: Төркия - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары Әхмәт Йөзгатлыгил белән очрашты. Сөйләшүләр «Иннопром-2024» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында узды. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Төркиябелән сәүдә-икътисади хезмәттәшлеген үстерүгә зур әһәмият бирә. «Төркия Республикасы - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Узган ел безнең товар әйләнеше 2,9 миллиард доллар тирәсе тәшкил итте, 2,5 тапкыр диярлек үсеш күрсәтте», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, бу өлкәдә төбәкләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлеккә җитди игътибар бирүче ике дәүләт башлыкларының хезмәте зур. Төркия һәм Татарстан муниципалитетлары дәрәҗәсендә барлыгы 19 килешү төзелгән.

«Без Төркия бизнесының Татарстанда алга таба да үз проектларын үстерүе, республикабызны Россия һәм Евразия базарларына чыгу өчен мәйданчык буларак куллануын телибез. Сезнең компанияләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Төркиянең Сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары форум кырларында очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Дуслыгыбыз, туганлык мөнәсәбәтләребез аркасында без икътисади элемтәләрне үстерү өлкәсендә актив эшлибез. Татарстан - без беренче чиратта эшләгән төп төбәкләрнең берсе», - дип ассызыклады Әхмәт Йөзгатлыгил.