Рөстәм Миңнеханов Марий Эл татарлары автономиясенә микроавтобус бүләк итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Марий Эл Республикасы татарларының Республика милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасына ГАЗель микроавтобусы бүләк итте. Рәис автобус ачкычын Йошкар-Олада узучы XXIV Федераль Сабантуй ачылыш тантанасында автономия җитәкчесе Әмир Шакировка тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада шулай ук Татарстан республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Искәртеп үтик, 2025 елда Федераль Сабан туе Якутск шәһәрендә була.