ru24.pro
World News
Июль
2024

Апаста тагын бер балалар бакчасы төзелә

0

Апас районы үзәгендә тиздән тагын бер балалар бакчасы сафка басачак. «Кояшкай» һәм «Салават күпере» балалар бакчасы белән беррәттән яңа бакча да балаларны кабул итәр дип көтелә. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева хәбәр итә.

Яңа балалар бакчасы янгын сүндерү бинасы артында урын алган. Хәзерге вакытта аның нигезен салу эшләре бара. Тиздән диварлары өеләчәк.

«Балалар бакчасын төзү 2024-2025 еллар планына кергән. Ул федераль программа нигезендә башкарыла. Агымдагы елда 111 миллион, 2025 елда 80 миллион сум акча сарыф ителәчәк», - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Айрат Хәсәнов.