ru24.pro
World News
Июль
2024

«Туган Авылым»да узачак гаилә бәйрәме вакытында ике пар язылышачак

0

Иртәгә, 6 июльдә, Татарстан башкаласында, «Туган Авылым» милли комплексында, «Зур гаилә яллары» инициативасы кысаларында гаилә бәйрәме узачак.

Чара 12.00 сәгатьтә башланачак һәм бер сәгать яки сәгать ярым дәвам итәчәк. Гаилә нигезләренең ныклыгы белән билгеле булган һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылуга ирешкән 12 парны традицион рәвештә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләү тантанасы бәйрәмнең төп мизгеле булачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Моннан тыш, биредә ике парны язылыштыру һәм ике йоланы – кодалау һәм исем кушу йолаларын күрсәтү күздә тотыла. Шулай ук Татарстан Халыклары дуслыгы йортыннан милли киемнәр кигән парлар дефиле ясап узачак.

Концертта ТР Халыклар дуслыгы йорты, Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең «Кызыл тау» ансамбле, «Сакартвело» грузин бию ансамбле солисты Хамис Магомедова, шулай ук Варвара Костина, Аскар һәм Арслан Сибгатуллиннар, Сәида Галимова, Айсылу Мөхәммәтҗанова кебек артистлар катнашачак.

Вакыйга Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан оештырылган «Зур гаилә яллары» Бөтенроссия проектының бер өлеше булып тора. Инициатива кысаларында Татарстан башкаласында шулай ук Горький паркында «Зур гаилә пикнигы», Кремль яр буенда «Гаилә ал җилкәннәре» бәйрәме һәм Казан Кремлендә «Әбекәй әкиятләре» театральләштерелгән тамашасы узачак.

РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 22 ноябрендә үзенең указы белән 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте. Документта карарның гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителүе билгеләп үтелгән иде.