ru24.pro
World News
Июль
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов су объектларында контрольне көчәйтүне таләп итте

0
Миңнеханов су объектларында контрольне көчәйтүне таләп итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә республиканың су объектларында контрольне арттырырга һәм янгынга каршы куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәктә аномаль эсселек. Уртача һава температурасы нормадан җиде градуска югарырак. Метеорологлар фаразлавынча, берничә көн дәвамында тәүлекнең якты вакытында һава температурасы +37 градуска җитәчәк.

«Мондый шартларда янгын чыгу куркынычы арта. Куркыныч зонасына урман янгыннарыннан ут күчү куркынычы янаган 120 торак пункт һәм 80гә якын балалар өчен оешкан ял итү урыны керә», — дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

Моннан тыш, эссе һава торышы аркасында су объектларында фаҗигаләр булу ихтималы артты. Татарстанда су коену сезоны башланганнан бирле 53 кеше, шул исәптән алты бала һәлак булды. Үлемгә китергән төп сәбәп – җиһазландырылмаган урыннарда су коену.

«Муниципаль берәмлекләр башлыклары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгына гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычын киметү буенча превентив чаралар үткәрүне оештырырга кирәк», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Торак пунктларны, балалар сәламәтләндерү лагерьләрен, урман фондында урнашкан яки урман фондына тоташкан объектларны янгынга каршы су белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк. Су объектларында кешеләр үлүне кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны көчәйтергә кирәк», - дип төгәлләде ул үзенең йөкләмәләрен.

«Бу безнең эшебез, бүгенге көндә без игътибарлырак булырга тиеш», — дип йомгаклады Татарстан Рәисе.

Моңарчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын аномаль эсселек вакытында сак булырга чакырды, дип «Татар-информ» хәбәр итте.