ru24.pro
World News
Июль
2024

Татарстан Үзбәкстан белән кадрлар әзерләү турында килешүләр төзиячәк

0

Татарстан делегациясенең Үзбәкстан вәкилләре белән очрашуында кадрлар әзерләү, яшьләрне эшкә урнаштыру, белем бирү учреждениеләренең филиалларын оештыру һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алыштылар, дип яза «Татар-информ»нан Надежда Захарова.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада кадрларга зур кытлык күзәтелә. Ул төзелеш, транспорт һәм машина төзелеше кебек тармакларда аеруча нык сизелә. Республикага сәфәр әлеге проблеманы хәл итүдә ачкыч табу максатыннан оештырылган иде. Шул ук максаттан делегация составына Татарстаннан белгечләр җәлеп итү белән кызыксынган эш бирүчеләр дә кертелде.

«Бүген күргәнебезчә, хезмәт ресурсларын җәлеп итү мәсьәләләрендә барыннан да элек хезмәткә түләү, өстәмә социаль гарантияләр, имин хезмәт шартлары мәсьәләсе актуаль», - диде ул.

Зарипова сүзләренчә, бүген делегация әгъзалары Үзбәкстан Республикасы Хезмәт миграциясе мәсьәләләре агентлыгы белән ике яклы килешүләр төзү, шулай ук кадрларның турыдан-туры Татарстан Республикасы территориясендә әзерләнүе турында килешкән.

Үзбәкстанда рус мәктәпләре актив үсеш кичерә. Шунлыктан, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры билгеләп үткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары соңыннан Татарстан көллиятләрендә һәм ресурс үзәкләрендә укуын дәвам итсен өчен республика кадрларны мәктәп эскәмиясеннән үк җәлеп итүгә карата кызыксыну белдерә.

Үзбәкстан мәгариф министрының беренче урынбасары Шохрух Далиев искәрткәнчә, әңгәмә барышында урта буын кадрлар әзерләү, җитештерү предприятиеләрендә яшьләрнең эшкә урнашуын тәэмин итү, һөнәри белем бирү учреждениеләренең филиалларын оештыру һ.б. мәсьәләләр күтәрелгән.

«Без бу мәсьәләләрне җентекләп өйрәнү, үз илләребез җитәкчеләренә алар турында хәбәр итү һәм шуннан соң хәлиткеч карарлар кабул итү турында килештек», - дип сүзен төгәлләде ул.