ru24.pro
World News
Июль
2024

Казан янында чүп яндыру заводы төзү проектына үзгәрешләр кертелә - РБК Татарстан

0

Казан янында чүп яндыру заводын төзү буенча проект-смета документларына үзгәрешләр кертелә, шуннан соң аңа тиешле экспертиза үткәреләчәк. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов шулай дип белдерде. Бу хакта РБК Татарстан хәбәр итә.

«Моннан алдагы проект буенча экспертиза тәмамланды. Хәзер, җиһазлар буенча булган килешүләрдән чыгып, проект-смета документларына үзгәреш кертелә һәм аны әзерләгәннән соң шул исәптән экология һәм төзелеш ягыннан кабат экспертиза үткәреләчәк», - дип ачыклык кертте ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары.

Шул ук вакытта, Фролов сүзләренчә, инвестор җиһазлар белән потенциал тәэмин итүчеләргә бәйле мәсьәләне җентекләп өйрәнде, ә Татарстан Хөкүмәтенең алар белән килешүләр төзү турында мәгълүматы юк.

Проектка үзгәрешләр кертү өчен таләп ителәчәк сроклар теркәлмәгән, шуңа бәйле рәвештә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы инвесторга рәсми сорау җибәргән, дип искәртте басманың әңгәмәдәше.

«Безнең өчен, әлбәттә, экологик нәтиҗәне, ягъни төп мәсьәләне – төтенне чистарту технологиясе буенча экологик экспертиза үткәрү – аңлау мөһим. Объектның куәте нинди булачагы, нинди күләмнәргә йөз тотарга кирәклеге безнең өчен зур әһәмияткә ия», - дип искәртте Алексей Фролов.

Июнь башында «РТ-Инвест» компаниясенең Казан янында чүп яндыру заводын төзүне яңадан башлавы турында билгеле булды. Май аенда инвестор чүп яндыру заводы өчен төп җиһазны Кытайның Chongqing Sanfeng Covanta Environmental Industry Co., Ltd корпорациясе җитештерәчәге хакында хәбәр иткән иде.

Башта әлеге җиһазны Hitachi Zosen Inova Швейцария-Япония консорциумы җитештерергә тиеш иде. Әмма махсус хәрби операция башланганнан соң Россиягә карата кертелгән санкцияләр нәтиҗәсендә җайланманы Татарстанга алып кайта алмадылар (ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов геосәяси вазгыятьнең республикага энергетикасына тискәре йогынтысы хакында хәбәр итте).

Апрельдә Татарстанда чүп яндыру заводын 2025 ел ахырына кадәр төзеп бетерергә теләүләре хакында билгеле булды. Ул чагында Кытай партнерлары белән сөйләшүләр үткәрү төбәк җитәкчелегендә оптимизм уятты.