ru24.pro
World News
Июль
2024

Россия мөфтияте делегациясе Мордовиядә төзелә торган мәчетне карады

0

Мордовиянең Темников районы Татар Караево авылында Корбан бәйрәме тәмамлану уңаеннан районнар арасында мәҗлес узды. Шул ук көнне Россия мөфтияте делегациясе Темниковта төзелә торган мәчеткә барып, аны тәмамлау планнары турында фикер алышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм бөтен төбәкләрдән килгән кунакларны – Мордовия мөселманнары төбәк Диния нәзарәте һәм рухи-мәдәни үзәк җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен, имамнарны һәм мөселман дини җәмгыятьләре җитәкчеләрен җыйды.

Чара барышында Зөлхиҗҗә аеның мөһимлеге, Мәккәгә хаҗ кылу, традицион кыйммәтләрнең әһәмияте һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү турында күп сөйләделәр.

Мәҗлес тынычлык һәм иминлек өчен дога кылу белән тәмамланды.

Татар Караевосы төбәктәге иң борынгы авылларның берсе, анда дини традицияләрне саклыйлар һәм аларны яшьләргә тапшыралар. Бу мәҗлес кебек чаралар мәдәни мирасны саклауга һәм җәмгыятьнең рухи үсешенә мөһим өлеш кертә, диелә хәбәрдә.