УЕФА Төркия җыелма такымы уенчысына уңчы радикаллар ишарәсе күрсәткән өчен җәза бирергә мөмкин
"Күк бүре" ишарәсен Төркия милләтчеләре куллана. Бу ишарә Европа илләрендә, шул исәптән Австриядә "фашист" дип санала. Демирал үзе исә беркемне мыскыл итәргә теләмәдем, дип аңлатты, моны төрек булуы белән бәйле дип аңлатты.