ru24.pro
World News
Июль
2024

Дәүләт Советы комитеты Фәнил Әгълиуллинны вице-премьер итеп билгеләүне хуплады

0

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының элеккеге башлыгы Фәнил Әгълиуллинны Татарстан вице-премьеры итеп билгеләүне ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты хуплады. Карар утырышта кабул ителде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Татарстан Рәисе килештерүгә тәкъдим иткән кандидатураны караганнан соң комитет ТР Дәүләт Советына Әгълиуллин Фәнил Әнвәр улын республика премьер-министры урынбасары итеп билгеләүгә ризалык бирергә киңәш итә», – диде парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Моңарчы Фәнил Әгълиуллин ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның указы белән вице-премьер вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән иде. Закон нигезендә, аның премьер-министр урынбасары вазифасына кандидатурасы Татарстан Дәүләт Советында килештерү процедурасын узарга тиеш.