ru24.pro
World News
Июль
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов Вьетнам Генконсулы белән хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты

0
Миңнеханов Вьетнам Генконсулы белән хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Екатеринбургтагы* Генераль консулы Динь Ван Донг белән очрашуда үзара хезмәттәшлекне үстерүнең перспективалы юнәлешләре турында фикер алышты.

Очрашу ТР Хөкүмәт йортында Россия-Вьетнам арасындагы дусларча мөнәсәбәтләр кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

ТР лидеры билгеләп үткәнчә, Татарстан үз дәрәҗәсендә эшлекле һәм гуманитар элемтәләрне үстерүгә ярдәм итә.

«Татарстан Вьетнам партнерлары белән үзара хезмәттәшлек итүдә бай тәҗрибә туплады. Вьетнамда КАМАЗ предприятиеләре, Казан вертолет һәм Яшел Үзән судно төзү заводлары продукциясен яхшы беләләр», - диде Миңнеханов.

*Вьетнамның Екатеринбургтагы Генераль консуллыгы консул округына берничә төбәк, шул исәптән Татарстан да керә.