ru24.pro
World News
Июль
2024

«Идел-йорт» үзешчән театр коллективлары бәйгесенә гаризалар кабул ителә

0

Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт 2024» XXIV төбәкара үзешчән театр коллективлары бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләрендә эшләп, татар телендә иҗат итә торган үзешчән театр коллективлары катнаша ала. Гаризалар 20 сентябрьгә кадәр idel–jort.vkt@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

Тулырак белешмәне Конгресс сайтында карап була.