ru24.pro
World News
Июль
2024

Менделеевск районында мәктәпләр яңа уку елыннан хәләл туклануга күчә

0

Яңа уку елыннан Менделеевск районында мәктәпләр хәләл туклануга күчә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Менделеевск районы хакимияте башлыгы бинасында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, Менделеевск районы мәгариф идарәсе башлыгы Рәис Нәҗипов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, шулай ук Богоявленский храмы настоятеле, иерей Василий катнашында киңәшмә узды.

Утырыш барышында төп сорау Менделеевск районы мәктәпләрендә хәләл туклануны кертү мөмкинлеген караудан гыйбарәт булды. Россиядә Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында киңәшмәдә катнашучылар 2024 елның сентябреннән районның барлык мәктәпләрендә хәләл туклану системасын кертү турында карар кабул итте. Отец Василий да бу карарны тулысынча хуплады, диелә хәбәрдә.

Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев үзенең Телеграм-каналында хәләл-туклануның мәктәп укучылары өчен зур әһәмияткә ия булуы хакында язып үтте. Ул ассызыклаганча, бу дини нормаларга туры килү генә түгел, ясалма ингредиентлар һәм ГМО кертелмәгән табигый һәм экологик чиста азык-төлек сайлау дигән сүз.

Беляев туклану мәсьәләләренә бу рәвешчә якын килүне төрле дин вәкилләре бәяли дип ышанычын белдерде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, төп бурыч – укучыларны мөмкин кадәр файдалы һәм сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү.