Татарстанда «Хәрәкәттә бәрәкәт» акциясе җиңүчеләрен билгеләделәр
Быел июньдә ГТО республика операторы Гаилә елына багышлап уздырган «Хәрәкәттә бәрәкәт» акциясен җиңүчеләре билгеле. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.
Акциядә катнашучыларга Норми-бабай белән бергә ГТО нормативларын үтәү һәм процессны видеога төшерү һәм роликны Конкурсның Оештыру комитетына җибәрергә кирәк иде.
Конкурсның республика этабына 10 видеоролик тәкъдим ителде. Җиңүчеләрне берничә ысул белән сайлаганнар: иң күп лайклар, очраклы саннар генераторы һәм судьялар коллегиясе карары буенча.
Җиңүчеләр
- Андроновлар гаиләсе (Спас муниципаль районы). Алар «ВКонтакте»да 551 лайк җыйган.
- Гафиятуллиннар-Садыйковлар гаиләсе (Баулы муниципаль районы). Аларны очраклы саннар генераторы сайлаган.
Судьялар коллегиясеннән җиңүчеләр
- Сәйфуллиннар-Газизовлар гаиләсе (Азнакай районы)
- Шәрәфиевлар гаиләсе (Әтнә районы)
- Габдрахмановлар гаиләсе (Балтач районы)
Тамашачылар бүләген Апас, Бөгелмә, Чүпрәле, Саба, Ютазы районнары гаиләләренең видеороликлары алды. Җиңүчеләр дипломнар һәм ВФСК ГТО символикасы белән сувенир продукциясе алачак, диелә хәбәрдә.