Казанда танылган кешеләрнең каберләренә шефлык беркетергә тәкъдим иттеләр
Бүген IV чакырылыш Казан шәһәр Думасының 30 утырышында Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Башкарма комитет һәм Ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсенә шәһәр зиратларында җирләнгән күренекле шәхесләрнең ташландык каберләрен җаваплы затларга бүлеп бирергә һәм беркетергә, шулай ук патронат форматын билгеләргә кушты. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сессиядә Казанның танылган туган якны өйрәнүчесе Леонид Абрамов Арча зираты буйлап экскурсияләр үткәрү тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул инде мондый экскурсияләрне ун елдан артык үткәрә. Ул Арча зиратында мәдәният, фән һәм техника эшлеклеләре (шул исәптән химик Александр Арбузов, математик Николай Лобачевский, рәссам Николай Фешин, табигать фәннәре белгече һәм этнограф Карл Фукс, композитор Нәҗип Җиһанов), шулай ук шәһәр тарихында эз калдырган башка бик күп шәхесләр җирләнгән булуын искәртте.
«Кызганыч, каберләрнең күбесе яхшы хәлдә түгел: кабер ташлары, рәшәткәләр ватык, декоратив бизәлеш детальләре, атрибутлар, элмә такталары югалган», — дип билгеләп үтте Абрамов. Шул ук вакытта ул каберлекләрне карау буенча кайбер оешмаларның (аерым алганда, Казан медицина университеты һәм старообрядчылар җәмгыяте) тырышлыкларын телгә алды.
Абрамов танылган кешеләрнең каберләренә шефлык беркетү тәҗрибәсен масштаблаштырырга һәм төрле структураларны элеккеге хезмәткәрләренең каберләрен саклау һәм аларны карауга җәлеп итәргә тәкъдим итте. Моннан тыш, танылган шәхесләр җирләнгән урыннар туристлык маршрутларына кертелергә тиеш, дип ассызыклады ул.
Мэр шулай ук каберләрдә сезонлы тәртипкә китерү уздырып һәм истәлекле көннәрдә чәчәк куеп кына калмыйча, аларны комплекслы төзекләндерүнең дә мөһим булуына ышануын белдерде.