ru24.pro
World News
Июнь
2024

Татарстанда гаиләгә фатир алырга акча җыю өчен 5,4 ел вакыт кирәк

0

Татарстанда гаиләгә фатир алырга акча җыю өчен ким дигәндә 5,4 ел вакыт кирәк. Россия төбәкләрендә торакның үтемлелеге буенча РИА Новости агентлыгы төзегән рейтингта шулай диелә.

Билгеләп үтелгәнчә, 2024 елның беренче кварталында икенчел базарда ике бүлмәле фатирларның үтемлелеге 2023 елның шул чоры белән чагыштырганда арткан. Белгечләр моны хезмәт хакы һәм депозитлар буенча процент ставкаларының уңай динамикасы белән бәйли.

Тулаем алганда, Татарстан төбәкләр рейтингында 49нчы урынны били. Шул ук вакытта, әгәр 2024 елның маенда урта статистик гаиләгә фатирга акча җыю өчен ким дигәндә 5,4 ел кирәк булса, 2023 елда әлеге сан зуррак – 6,3 ел – булуын да искәртик. 60 квадрат метрлы фатирның уртача бәясе 7,5 миллион сум тәшкил иткән.