ru24.pro
World News
Июнь
2024

Татарстанда илкүләм проектларга ел башыннан 12 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән

0

2024 елның гыйнвар-май айларында Татарстанда илкүләм проектларга 12,1 миллиард сум акча юнәлдерелгән, аның 9,3 миллиард сумы үзләштерелгән. Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Гела Герасимова «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Агымдагы елның биш аенда илкүләм проект чараларын гамәлгә ашыру өчен 12,1 миллиард сум акча юнәлдерелгән, шуның 9,3 миллиард сумы үзләштерелгән», - дип хәбәр итте Герасимова.

Акчаның зур өлеше «Имин һәм сыйфатлы юллар»га (25 процент), магистраль инфраструктураны яңарту һәм киңәйтүгә (22 процент), экологиягә (15 процент), сәламәтлек саклауга (10 процент), мәгариф һәм демографиягә (сигезәр процент), торак һәм шәһәр мохитенә (5 процент) сарыф ителгән.

ТР Финанс министрлыгында юнәлдерелгән һәм үзләштерелгән сумма арасындагы аерманы конкурс процедураларының, гадәттә, вакыт буенча сузылуына бәйләп аңлаттылар. Үзләштерелгән һәм юнәлдерелгән акча арасындагы аерма ел ахырында кимиячәк, дип фаразлады Герасимова.

Россиядә илкүләм проектлар ил Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешендәге уннан артык юнәлешне колачлый. 29 февральдә, Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаганда, дәүләт башлыгы «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Гаилә», «Мәгълүматлар икътисады» дигән яңа илкүләм проектларны игълан итте.