Рөстәм Миңнеханов Кытайда сигезенче «ЭКСПО Кытай – Евразия» ачылышында катнашты
![Рөстәм Миңнеханов Кытайда сигезенче «ЭКСПО Кытай – Евразия» ачылышында катнашты](https://www.tatar-inform.ru/resize/shd/images/uploads/news/2024/6/26/4165e58a8328ce6e5fa3e017ab7bac5e.jpg)
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сигезенче «ЭКСПО Кытай – Евразия» чарасы ачылышында катнашты. Быел халыкара вакыйганың темасы – «Ефәк юлында яңа мөмкинлекләр/Евразия өчен яңа яшәү көче», дип сөйләде Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм текстиль җитештерүчеләренең халыкара күргәзмәсе инвестицион хезмәттәшлек, энергетика, җиһазлар җитештерү, текстиль һәм кием-салым, цифрлы технологияләр, туризм юнәлешләрен үз эченә ала.