ru24.pro
World News
Июнь
2024

Керемгә салымның биш баскычлы шкаласы Татарстан бюджетына керемнәрнең артуына китермәячәк

0

Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова «Татар-информ» агентлыгына физик затларның кеременә салымның (НДФЛ) биш баскычлы шкаласы республика бюджеты керемнәренә ничек йогынты ясаячагы хакында сөйләде.

«Беренче укылышта физик затларның кеременә салым буенча биш баскычлы шкала кабул ителде. Элегрәк НДФЛ 5 миллионга кадәр – 13 процент, 5 миллионнан арткач 15 процент тәшкил итә иде. 5 миллион сумга кадәр булганы – РФ субъектларының консолидацияләнгән бюджеты, ә 5 миллионнан артыгы федераль бюджет керемнәре иде. Хәзер биш баскычлы шкала кабул ителүгә бәйле рәвештә, ягъни 13 проценттан артканы федераль бюджет керемнәре булачак. Ул субъектлар бюджеты керемнәрендә чагылыш тапмаячак», - дип ачыклык кертте Анфимова.

Узган пәнҗешәмбедә, 20 июньдә, Дәүләт Думасы 13 проценттан 22 процентка кадәрге ставкалар белән НДФЛның прогрессив шкаласын кертә торган закон проектын беренче укылышта хуплады.

Салымның 13 процентлы төп ставкасы 2,4 миллион сумга кадәрге еллык керем өчен саклана. Салымның 15 проценты – елына 5 миллион сумга, 18 проценты – 20 миллион сумга, 20 проценты миллион сумга кадәр тәшкил итәчәк, ә керемнәр моннан да югарырак булса иң зур ставка – 20 процент буенча салым салырга тәкъдим ителә.