ru24.pro
World News
Июнь
2024

Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә һәм +33 градуска кадәр эссе булачак

0

Дүшәмбе, 17 июньдә, Татарстанда урыны белән бераз яңгыр ява, әмма ул кыска вакытлы булачак. Кайбер урыннарда боз явуы ихтимал.

ТР Гидрометүзәге хәбәр итүенчә, республикада җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәчәк. Яшен вакытында җил көчәячәк – 15-20 м/с булачак.

Төнлә һаваның минималь температурасы +16..+21. Көндез һава +28...+33 градуска кадәр җылыначак.