ru24.pro
World News
Май
2024

Эссе көннәрдән соң Татарстанда кабат салкынайта һәм кырау көтелә

0

Алдагы ялларда Татарстанга эсселек килә, аннары республикада кабат салкынайта. Бу фаразны Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте таратты.

Җомга, 24 майда, төнлә төбәк территориясендә һавада һәм туфракта 0..-5 градуска кадәр кырау көтелә. Шул сәбәпле, синоптиклар чираттагы шторм кисәтүе игълан итте, дип хәбәр иткән иде «Татар-информ».

25 майда, шимбә, төнлә һәм иртән Татарстан җылы атмосфера фронты йогынтысында була. Урыны белән бераз яңгыр явачак, һава температурасы +3..+8 градус, Татарстанның көнбатышында +12 градуска кадәр фаразлана.

Көндез төньяк циклонның җылы секторы республикага кыска вакытлы эсселек алып килә. Явым-төшем көтелми, көчле җил була. Аның тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы +24..+29 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якшәмбе, 26 майда, төнлә явым-төшем фаразланмый, әмма иртән һәм көндез төбәк аша салкын атмосфера фронты уза, шул сәбәпле, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Җилнең тизелеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, һәм көндез +15..+20 градус (көньякта +24 градус) була.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында төньяктан күчүче антициклон Татарстанга кабат салкын алып килә. Республикада явым-төшем фаразланмый.

Дүшәмбе, 27 майда, төнлә һава температурасы +2..+7 градус, көндез +11..+16 гррадус көтелә. Сишәмбе, 28 майда, төнлә һава температурасы +1..+6 градус, кайбер районнарда кырау булырга мөмкин. Көндез +19..+24 градуска кадәр җылытачак.