ru24.pro
World News
Май
2024

Татарстанлылар дәүләт телләре проблемалары турындагы медиапроектка грант ала ала

0

Татарстанда ТР бюджетыннан грантлар алу конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Аларны Татарстан дәүләт телләрен һәм башка халыкларның телләрен үстерү һәм «яшәтү» проблемаларына багышланган медиапроектларны гамәлгә ашыру өчен алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Конкурсны Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы уздыра. Быел аның гомуми приз фонды 450 мең сум тәшкил итә.

Гаризалар 14 августта 18.00 сәгатькә кадәр иң яхшы медиаресурс проекты, Интернет челтәрдә туган телне саклау буенча иң яхшы интернет-акция проекты, шулай ук социаль челтәрләрдә туган телне популярлаштыруга һәм саклауга юнәлдерелгән иң яхшы проект юнәлешләре буенча кабул ителә.

Һәр номинациядә җиңгән проект өчен грант бирелә, аны автор проектны гамәлгә ашыруга һәм үстерүгә юнәлдерә алачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы сайтында яки «2023 - 2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасында белергә мөмкин.