ru24.pro
World News
Май
2024

Татарстанда мәдәният үсешенә 9,6 миллиард сум юнәлдереләчәк

0

Агымдагы елда Татарстан Республикасының «Татарстан мәдәниятен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 9,6 млрд сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта Татарстан Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу төбәк программасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 декабрендәге 997нче карары белән расланды. Акча республиканың 2024 елгы бюджетыннан керәчәк.