ru24.pro
World News
Май
2024

Мөхәммәт хәзрәт Галләмов: Хәрәм эш булмаса, музыка иҗат итү, җырлау ислам динендә тыелмый

0

Уфа шәһәре Зубово бистәсе «Раббәни» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмов фикеренчә, бозык, хәрәм эшләрне үз эченә алмаса, әшәкелеккә сәбәп булмаса, уен коралларында уйнау, музыка иҗат итү, җырлау һәм тыңлау ислам динендә тыелмый.

«Музыканы тыючыларның тәнкыйтьләре гел бозык нәрсәләрне генә күз алдында тотудан киләдер. Моң, аһәң ул – тамагыбыз, тел төбебездәге мускулларның хәрәкәте белән пәйда булып яңгырый. Ул мускуллар туган телебезгә күрә формалаша һәм хәрәкәткә килеп, милли мәкамебез булып йөрәкләрдән йөрәкләргә капка ачадыр, йөрәкләребездән җирлекләребезгә үтеп җитәдер», - диде ул «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» фикер алышу мәйданчыгындагы чыгышында.

Ул моң һәм музыканың бүген сәнгатьтә төп урын алып торуын, милли аһәң белән яңгыраган азан уку конкурслары барлыгын, Коръән Кәрим уку үрнәкләрен дәвам итүчеләр булуын әйтте.

«Безнең татар-башкорт арасында музыканы тыю чамадан тыш булган, бигрәк тә, хатын-кызлар өчен. Әйтик, «кубыз уйнап торган унике яшьлек кызны толымыннан тотып, башын баганага бәреп үтергән татар», – дип бәян итә Ризаэтдин Фәхретдин «Җәвәмигуль – кәлим шәрхе» дигән китабында», - дип мисал китерде Мөхәммәт Галләмов.

Аның әйтүенчә, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) яшәгән заманда мантыйксыз хәрәкәтләрдән, сүзләрдән тыйганнар.

«Хәтта югары тавыш белән зикер итәргә дә кушмаганнар. Музыканы без көй, моң дип куәтләп әйтәбез. Бу турыда мәзхәбләребездә, төрле конфессияләрдә дә һәрчак фикерләнгән. Көй, моң бар, булган һәм булачак, ул һәрвакыт тормыш сәхнәбездә. Ул гасырлар дәвамында формалашкан табигый, милли сәнгатебез җәүһәре. Нәкъ Пәйгамбәребез боерганча: «Аллаһ сәнгать сәхибе булган мөэминнәрне сөяр» (хәдис шәриф). Димәк, бу сәләткә ия булучылар да Аллаһның сөйгәннәредер», - диде ул.

«Сәнгатьне ишектән кертмәсәгез, ул тәрәзәдән керер», – дип яза Имам Раббәни үзенең хаҗи Мөхәммәт Касыймигә юнәлткән 168нче хатында. Бу нәсыйхәткә ияреп, шуны әйтәсем килә: дөреслектә, безнең динебез – тормыш дине. Димәк, динебез гамәл, гыйбәдәт, икъдисад, сәясәт, гыйлем һәм сәнгать белән үрелеп барса гына сәламәт булырбыз. Чөнки гыйбадәт, хезмәт, гыйлем алуның, бәйрәм итүнең үз вакыты бар», - дип йомгаклады хәзрәт.