ru24.pro
World News
Май
2024

«КАМАЗ-Мастер» командасының иң яшь спортчысы алтын медаль алды

0

«КАМАЗ-Мастер» командасының иң яшь спортчысы Богдан Кәримов «Арчеда» узышларында җиңү яулады. Ул бөтен этапларда да яхшы күрсәткечләр күрсәтте. Финишка көндәшеннән 9 минутка иртәрәк килде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Йөк машиналары арасындагы ярышлар Волгоград өлкәсенең комлы Арчединск-Донск территориясендә узды. «КАМАЗ-мастер» командасының төп көндәше «МАЗ-спортавто» булды. Ике командадан өчешәр экипаж узышты.

Икенче урында барган Беларусь спортчысы Сергей Вязовичны 16 секундка узып, Чаллы спортчысы Дмитрий Сотников көмеш медаль яулады. «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Эдуард Николаев финишка 4нче булып килде.