«Алтын Минбәр» Казан халыкара кинофестивале «Анимацион фильм» номинациясе белән баеды
«Алтын Минбәр» Казан халыкара кинофестивале проргаммасында «Анимацион фильм» номинациясе барлыкка килде.
«2024 елда тулы метражлы һәм кыска метражлы нәфис фильмнар, тулы метражлы һәм кыска метражлы документаль фильмнар, шулай ук, «Милли конкурс» номинацияләре яңа номинация белән тулыланачак», дип хәбәр итә кинофестивальнең матбугат үзәге.
Моңарчы кинофестивальдә анимация «Милли конкурс» эчендә яки конкурстан тыш күрсәтелә иде. «Кино сәнгатенең бу юнәлешенә тамашачы игътибары зур. 2023 елда «Балалар өчен иң яхшы милли фильм» призын Сергей Китаровның «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы метражлы мультфильмы алды», – дип искәртә оештыручылар.
Программада 2022 елдан да иртәрәк чыкмаган мультфильмнар катнаша ала. Комиссия гомумкешелек рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне чагылдырган, гуманизм идеяләрен алга сөргән Россия һәм чит ил мультипликацион фильмнарын сайлап алачак.
Картиналарны сайлап алу критерийлары: сценарий идеясенең оригинальлеге, характерларның һәм сценарий алымнарының эшләнгәнлеге, техник чаралар һәм махсус эффектларның оригинальлеге һәм куллануның акланганлыгы.
- «Алтын Минбәр» Казанда 6 - 11 сентябрь көннәрендә үткәрелә.
- Гаризалар 1 июньгә кадәр кабул ителә.