ru24.pro
World News
Май
2024

Казан кинофестивале исеменнән «мөселман киносы» сүзе төшеп калган

0

Казан халыкара мөселман киносы фестивале «Алтын Минбәр» Казан халыкара кинофестивале дип атала башлагач исеменнән «мөселман киносы» сүзе төшеп калган.

«Ул беренче елларда да шулай булган. Кинофестивальнең җисеме үзгәрми», – дип җавап бирде кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.

  • Казан кинофестивале 2005 – 2009 елларда «Алтын минбәр» исеме белән үткәрелде. 2010 елдан алтынчы кинофестиваль Казан халыкара мөселман киносы фестивале дип үткәрелә башлады.
  • «Алтын Минбәр» халыкара кинофестивлае быел Казанда 6 - 11 сентябрь көннәрендә үткәрелә.
  • Гаризалар 1 июньгә кадәр кабул ителә.