Путин һәм Си Цзиньпин уртак белдерү имзаларга тели
РФ Президенты Владимир Путин һәм Кытай Республикасы Рәисе Си Цзиньпин сөйләшүләре нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыкларының уртак белдерүенә һәм берничә ике яклы документка кул кую планлаштырыла.Россия лидеры Кытай халык республикасы лидеры чакыруы буенча 16-17 майда Кытайга барырга тиеш, дип хәбәр итә кремль матбугат хезмәте.
«Лидерлар киң колачлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек мәсьәләләре комплексы турында җентекләп сөйләшәчәк, Россия-Кытай практик хезмәттәшлеген алга таба үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләячәк, шулай ук иң актуаль халыкара һәм региональ проблемалар буенча фикер алышачак», - диелә хәбәрдә.
Шулай ук Путин һәм Си Цзиньпин дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгы һәм Россия һәм Кытай мәдәнияте елларын ачуга багышланган тантаналы кичәдә катнашачак.