Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп Винер Харисов билгеләнде
Винер Харисов Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә автошәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
«Винер Хәмит улы мәгариф, социаль яклау, яшьләр мәсьәләләре, мәдәният, спорт өлкәләрен җитәкчеләячәк. Без әйткәнчә, бу социаль мәсьәләләр буенча урынбасар», - дип тәкъдим итте аны мэр.
«Тәҗрибәле кеше, озак еллар безнең белән эшли. Шуңа күрә барысы да килеп чыгар дип өметләнәбез. Сезгә уңышлар телим», - дип өстәде Мәһдиев.
Бүгенге көнгә кадәр Винер Харисов Автозавод районы башлыгы вазифасын биләде.