ru24.pro
World News
Май
2024

Байден Россиядән уран импортлауны тыйды

0

Америка Кушма Штатлары Президенты Джо Байден Конгресс тарафыннан кабул ителгән Россия уранын импортлауны тыю турындагы законны имзалады. Бу хакта Ак йортның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Новелла «Россия Федерациясендә яки Россия предприятиесе тарафыннан җитештерелгән нурландырылмаган, аз баетылган уранны импортлауны тыя» дип билгеләнә хәбәрдә.

АКШ Президентының Милли иминлек буенча киңәшчесе Джейк Салливан закон «гражданлык атом энергетикасы өлкәсендә Россиягә бәйлелекне киметү һәм ахыр чиктә бетерү хисабына илдә энергетика һәм икътисади иминлекне ныгытуга юнәлдерелгән», дип аңлатты.

Моннан тыш, Америка түрәсе фикеренчә, бу инициатива АКШның атом сәнәгатендә «лидерлыгын торгызачак» һәм, өстәмә дәүләт финанславын исәпкә алып, Штатлар эчендә уранны «баету буенча яңа куәтләр булдыруга этәргеч бирәчәк».

Bloomberg агентлыгы бәяләвенчә, Россия Федерациясе АКШка 20 процент тирәсе баетылган уран сата. Ул Америка атом электр станцияләре өчен ягулык буларак кулланыла. Бу Россияне чит ил тәэмин итүчеләре арасында масштаблар буенча беренче итә.

Бу Россиягә ел саен якынча 1 миллиард доллар китерә. Аннан баш тарту ягулык бәясен 20 процентка, фунт өчен 200 доллардан артыкка кадәр арттыру куркынычы белән бәйле, дип билгеләп үтә агентлык.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, АКШ Россиядән уран импортын 2040 елга кадәр тыярга планлаштыра – законны Вәкилләр палатасыннан соң Сенат хуплаган. Америка компанияләре 2028 елга кадәр Россия Федерациясеннән уран кертүгә рөхсәт ала алачак (әмма башка чыганаклар булмаганда гына).