ru24.pro
World News
Май
2024

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Горов иминлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште

0

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горов белән иминлек өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда яклар иминлекне тәэмин итү, хокук бозуларны профилактикалау һәм антитеррористик якланганлык кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек турында сөйләште.

Әңгәмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм ТР буенча эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов катнашты.