ru24.pro
World News
Май
2024

Татарстанлылар «Буыннар элемтәсе» бакчасы» Бөтенроссия акциясендә катнаша ала

0

19 майда, Пионерлар көнендә, Россия Федерациясендә «Буыннар элемтәсе» бакчасы» Бөтенроссия акциясе узачак. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Чараны «Благовест» социаль проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итү фонды оештыра. Ул гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, традицияләрне саклауга, балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга, Россия экосистемасын торгызуга юнәлдерелгән.

Акция кысаларында Россиянең торак пунктларында бер тапкыр җиләк-җимеш агачлары үсентеләрен утырту планлаштырыла.

  • Тулырак сылтама буенча белергә мөмкин: