ru24.pro
World News
Май
2024

Татарстан Голәмәләр шурасы вәкиле Бөтендөнья ислам галимнәре саммитында катнаша

0

13 майда Истанбулда Ислам галимнәренең Бөтендөнья консультатив саммиты ачылды.

Төркия Республикасының Дин эшләре идарәсе башлыгы доктор Али Эрбаш чакыруы буенча әлеге чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән мөфтиятнең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, Евразия ислам шурасында фәтвалар буенча рәис урынбасары, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнаша. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Чараның рәсми өлешендә кунакларны Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сәламләде.

Җыелыш ислам дөньясының мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын эзләү өчен оештырылган. Оештыручылар ассызыклаганча, Ислам галимнәренең бурычларының берсе – кешелеккә һәм өммәт бердәмлегенә янаган куркынычларны читләтеп үтү буенча мөмкин булган стратегияләрне карау, диелә хәбәрдә.