ru24.pro
World News
Май
2024

Татарстанда тренер-укытучыларның хезмәт хакына өстәмәләр билгеләнде

0

Татарстанда тренер- укытучыларның хезмәт хакына төрле өстәмәләр керттеләр. Бу карарга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Мондый белгечләргә, мисал өчен, окладның 7 проценты күләмендә белем бирү программасы үзенчәлеге өчен өстәмәләр каралган. Моннан тыш, аларга физик культура хезмәткәрләре белән беррәттән дәүләт бүләкләре һәм спорт өлкәсендә дәрәҗәле исемнәре булган өчен түләүләр бар, шулай ук «югары сыйфатлы укыту-тренировка процессын тәэмин иткән өчен», спортчы Дөнья, Олимпия уеннарында, Европа һәм Россия чемпионатларында һәм башка ярышларда ирешкән иң яхшы нәтиҗә өчен өстәмәләр биреләчәк.