Илдар Гыйльметдинов: Илдә медицина учреждениеләре күп төзелә, тик аларда эшләргә кеше юк
Россиядә бик күп яңа медицина учреждениеләре төзелә, булганнарына капиталь ремонт ясала һәм заманча техника белән җиһазландырыла, тик аларда эшләргә кеше генә юк. РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында социаль тармакларда кадрлар кытлыгы һәм кыен хәлдән чыгуны ничек күзаллавы хакында сөйләде.
«Бездә кадрлар кытлыгы проблемага әверелеп бара. Бигрәк тә - социаль тармакларда, мин табиблар һәм укытучылар турында әйтәм. Безгә 30 меңнән артык медицина белгече кирәк. Россиядә бик күп медицина учреждениеләре төзелә, поликлиникаларга, хастаханәләргә ремонт ясала, фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла, тик аларда эшләргә кеше генә юк. Һәм бу «Авыл табибы», «Авыл фельдшеры» кебек программалар булуга да карамастан», - диде депутат.
Гыйльметдинов әйтүенчә, бу хәлдән чыгу юлы бар, ул да булса – студентны укырга җибәргән медицина учреждениесе белән турыдан-туры килешү төзү. Мондый чара элегрәк тә бар иде, әмма ул һәрвакытта да нәтиҗәле эшләмәде – күп кенә студентлар, укуны тәмамлагач, килешүне өзде.
Яңа закон нигезендә, максатчан укыту кысаларында килешү имзалаучылар медицина учреждениесендә ким дигәндә өч ел эшләргә тиеш булачак. «Шулай булмаган очракта, элеккеге студент аны укытуга тотылган барлык акчаны дәүләткә кайтарып бирергә бурычлы. Бу – җитди сумма, өстәвенә штраф санкцияләре дә бар. Әгәр бюджет акчалары, дәүләт хисабына укыйсың килә икән, рәхим итеп килешүне үтә», - дип искәртте Гыйльметдинов.
Аның фикеренчә, кадрлар җәлеп итүгә медицина һәм белем бирү системасында хезмәт хакларын арттыру да ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, максатчан укыту кебек мондый механизмны көллиятләр һәм техникумнар өчен дә эшләргә кирәк, дип саный депутат.