ru24.pro
World News
Май
2024

Башкортстан Язучылар берлеге 90 еллыгын билгеләп үтәчәк

0

Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге агымдагы елда оешманың 90 еллыгын билгеләп үтә. Республика башлыгы Радий Хәбировның бу хактагы карары хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты, дип хәбәр итә «Башинформ».

Карар тексты нигезендә чаралар әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты булдырылды, аны Башкортстан башлыгы администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадранов җитәкли.

«Юбилей чаралары 24-26 майда «Китап-бәйрәме» халыкара китап ярминкәсе кысаларында узачак. Чаралар кысаларында беренче көнне Россия Язучылар берлегенең пленумы планлаштырылган», – дип аңлатты «Башинформа»га Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов.

Искәртик, «Башинформ» хәбәр иткәнчә, гыйнварда республика язучылары белән очрашуда Башкортстан башлыгы бу вакыйганы Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү структурасына кертергә һәм юбилей тантанасын кайда һәм ничек уздыру турында уйларга кушты.

  • Бүген «Башкортстан Язучылар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасында 292 кеше тора. Структурада башкорт прозасы, башкорт шигърияте, башкорт балалар әдәбияты, башкорт драматургиясе , рус әдәбияты, татар әдәбияты секцияләре бар.