Менделеевскида яңа табиб һәм фельдшер 300 мең сум акча алган
Эшлекле дүшәмбедә Менделеевск районы администрациясендә яңа табибка һәм фельдшерга 200 мең һәм 100 мең сум акча бирделәр. Сертификатларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева тапшырды.
200 мең сумлык акчалата сертификатны табиб-хирург Абдулла Абдуллаев алды, ашыгыч ярдәм фельдшеры Руслан Мостафинга 100 мең сум бирелде.
«Районда «Аммоний» АҖ ярдәмендә муниципаль программа эшли башлады. Хәзерге вакытта Үзәк район хастаханәсе 70 процентка диярлек тупланган. Бу күрсәткечне безнең грант программасы ярдәмендә яхшыртырга өметләнәбез», - дип билгеләп үтте район башлыгы Радмир Беляев.
Искәртик, медицина белгечләрен җәлеп итү, Менделеевск районында табибларга һәм фельдшерларга кискен ихтыяҗны бетерү максатыннан, Менделеевск үзәк район хастаханәсе белән хезмәт килешүе төзегән һәр яңа табибка 200 мең сум күләмендә һәм яңа фельдшерга 100 мең сум күләмендә грант ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде.
Фото: Менделеевск районы матбугат хезмәте