ru24.pro
World News
Май
2024

«Татаркино» архивларын ача: Архив киносы фестивалендә уникаль тарихи кадрлар күрсәтеләчәк

0

Быел республикада җәй дәвамында ачык һавада Архив киносы фестивале узачак. Архив киносы фестивале 15 майда старт ала һәм 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

«Казанда ул Аксенов скверында, республика районнарында төрле сквер һәм паркларда булачак. Көзгә фестиваль «Мир» кинотеатрына һәм республика кинотеатрларына күчәчәк – биредә тулы метражлы фильмнарның ретроспективасы күрсәтелә», – диде «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.

Фильмнар атнаның һәр чәршәмбесендә күрсәтеләчәк. Башлана – 19.30 сәгатьтә. Җәй дәвамында барлыгы 16 көн күрсәтеләчәк. Беренче өлештә архивлардагы документаль фильмнар – Казан кинохроникасы студиясе төшергән уникаль кадрлар тәкъдим ителә. Икенче өлештә кыска метражлы нәфис фильмнар күрсәтелә.

«Документаль фильмнарның зур катламы хәзерге чорны өйрәнү өчен материал булып тора. Без бит ул фильмнарны төшергәндә аларны Архив киносы фестивалендә катнашыр дип уйламадык. Без үзебез өчен төшердек. Мин аларның яңадан экраннарда күренүенә бик шатмын», – диде әлеге фестиваль кысаларында фильмнары күрсәтеләчәк кинорежиссер Илдар Ягъфәров.

Фестиваль кысаларында аның 2000 елда төшерелгән «Бәхеткәй», 2009 елда чыккан «Брелок», 2010 елгы «Югалту» кыска метражлы фильмнары күрсәтелә. Программада Салават Юзеевның «Фәридә»(2008), «Он, его муза и одноклассники» (2011) кыска метражлы фильмнары һәм татарометражкалары күрсәтеләчәк. Рәмис Нәҗмиевның «Малайлар уены», Нәсүр Юрушбаевның «Нигез йорт» кыска метражлы фильмнары бар.

Архив фильмнары фестивалендә фильмнар күрсәтелү белән бергә аны төшерүчеләр һәм анда төшүчеләр белән иҗади очрашулар да планлаштырыла.